Казан хастаханәләренең “кызыл” зонасына мулланы кертү мәсьәләсе карала

Озакламый муллаларны Казан хастаханәләренең “кызыл” зонасына кертә башларга мөмкиннәр. Һәрхәлдә, Киров һәм Мәскәү районы хакимияте telegram-каналда шундый мөмкинлекнең каралуы турында хәбәр итә.

Православие руханилары коронавируслы сырхаулар янына килә башлаган да инде. Алар үз аңындагы сырхауларны, православие дине кануннарына туры китереп, Аллаһка якынайту йоласын башкара, ә инде аңында булмаучыларның гәүдәсен, шушы ук максаттан, изгеләндерелгән зәйтүн мае (чиркәү телендә – елей мае) белән майлый. Дин әһеле килгәнче, сырхауның якыны хастаханәгә керергә табибтан рөхсәт ала. Татарстан митрополиясендә бу җәһәттән “Кайнар линия” ачылган.


Фикер өстәү