Коронавируска каршы вакцинация турында сертификатның яңа форматы расланган

Вакцинация узу, авыруны кичерү яки прививка ясатырга ярамау турында белешмә кәгазьдә бирелергә тиеш. Аны медицина оешмасыннан яки Күпфункцияле үзәктән алырга мөмкин. Күчермәсе Дәүләт хезмәтләре порталында автомат рәвештә булдырыла.

Белешмәдә паспорт мәгълүматлары, СНИЛС һәм ОМС полисы күрсәтелә. Шулай ук сертификатны бирү көне, ясатылган прививка турында мәгълүматлар, табибның фамилиясе һәм инициаллары (имзасы, медицина оешмасының мөһере белән) язып куела. Белешмәнең аерым бүлегендә прививканың организмга нинди тискәре йогынты ясарга мөмкин булуы турында аңлатылган.

Документның сул яктагы югары почмагында QR-код күрсәтелгән. Аның ярдәмендә документның гамәлдә булу вакытын тикшерергә мөмкин. Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгында әйтелгәнчә, ковидтан вакцина ясатучыларның коды – 1 ел, чир кичерүчеләрнең – ярты ел дәвамында гамәлдә булачак. Шул ук вакытта прививка ясаткан кеше авырып китсә, вакцинация сертификатының калган вакыты гамәлдән чыга.
Хөкүмәт Дәүләт Думасына кибетләрдә, кафелар һәм транспортта QR-кодлардан файдалануны җайга салучы закон проектларын керткән.


Фикер өстәү