Кеше баласы кемгә кирәк?

Быелның 1 октябренә республикада тәртип ягы чамалы, ярдәмгә мохтаҗ булган үсмерләргә 1736 җәмәгать тәрбиячесе беркетелгән. Алар арасында депутатлар, укытучылар, табиблар, спортчылар, эчке эшләр, социаль яклау, яшьләр сәясәте органнары, мәдәният һәм башка иҗтимагый оешма әгъзалары бар. Казанда «Республикада иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр.

Бәйге җәмәгатьчелекне тәрбиясе аксаган балаларга ярдәм күрсәтүгә җәлеп итү һәм җинаятьчелекне кисәтү максатыннан үткәрелә. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсадуллина әйтүенчә, бүген республикада 7 меңгә якын бала аерым контрольгә алынган. Аларга укытучылар, хокук сакчылары гына түгел, янәшәдәгеләрнең дә игътибары  кирәк.

– Балаларга битараф булмаган кешеләр күбрәк булган саен, тормышта авыр хәлдә калган балалар да азрак булыр. Җәмәгать тәрбиячеләре төрле өлкәләрдә эшли. Бәхеткә, андый волонтерлар күп. Җиңүчеләрне сайлау җиңел түгел. Монда үсмер нинди нәтиҗәләргә ирешкән, кабат тәртипсезлекләр кылмаганмы – барысы да исәпкә алына. «Чит балалар юк, минем баламның тирәлеге бар», – диләр. Без бу тирәлекнең яхшы булуы өчен тырышабыз. Аларның юлында яхшы кешеләр очраганы өчен рәхмәтле без. Җәмәгать тәрбиячеләре  игътибар җитмәгән үсмерләргә тормышка яраклашырга ярдәм итә. Әйтик, ялларын оештыралар, матди яктан булышалар. Кайбер вакытта балаларны гына түгел, әти-әниләрен дә туры юлга чыгаралар, – ди министр урынбасары

Республиканың балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина әйтүенчә, Татарстанда 2009 елда Җәмәгать тәрбиячеләре турында закон кабул ителде. Башка төбәкләрдә андый канун юк.

Бәйгедә катнашучы Елена Овечкина Кайбыч районының Олы  Подберезье мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Ул хәзер 6 нчы сыйныфта укучы Андрейга тормышта үз урынын табарга булыша.

– Андрей 1 сыйныфка бер елга соңарып керде. Ул укырга барасы елны өйләре янгач, аны «Җылы йорт» үзәгенә җибәрделәр. Икенче елны авыр хәлдә калган гаиләгә урамдагы буш йортны бирделәр. Аны мич ягып җылыталар, су кермәгән. Әти-әнисе балаларына җитәрлек игътибар бирми. Андыйларны бик кызганам, – ди Елена Овечкина. – Хәзер аңа – 12 яшь. Андрей миңа, мин аңа нык бәйләнгән. Без бер-беребезне аңлыйбыз, ул миңа ышана. Андрей акыллы, үзен бик яратам. Холкы әйбәт, әмма бераз көйсезләнә торган гадәте бар. Бу бары наз җитмәгәнгә генә шулай. Өендә компьютер булмагач, дәрестән соң калып, мультфильмнар карады. Янда булгач, шукланмас дип тынычлап утыра идем. Хәзер инде үсеп китте. Әллә Андрейны тәрбиягә алыргамы икән, дип тә уйлаган чаклар булды. Әти-әнисе – шушы авылда. Бүрене күпме генә ашатсаң да, урманга качачак, диләр бит. Шалтыратканда телефонын алмаса да, борчыла башлыйм. Баланы усаллык белән җиңеп булмый. Уңышы өчен дә мактап торырга, аның белән ешрак аралашырга тырышам. Җәй көннәрендә көтү көтте, акча эшләде. Телефонына акча да салгалыйм. Бүләкләр дә биргәлим. Кирәкми, дисә дә, бик сөенә.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү