Чаллыда ялган сертификатлар биргән ике медицина хезмәткәренә карата җинаять эше кузгатылган

Татарстанда эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе оперативниклары акча өчен коронавирустан вакцина ясау турында ялган сертификатлар биргән ике медикны ачыклаган.

Табиблар шәһәр поликлиникаларының берсендә эшләгән. Медицина хезмәткәрләре  ике мең сумга прививка ясату турында мәгълүматны бердәм дәүләт сәламәтлек саклау системасына кертә торган була. Чынлыкта, пациентлар вакцинацияне узмый.

Әлегә табиблар хезмәтеннән файдаланган ике кеше генә ачыкланган, тик тикшерү алар күбрәк дип саный. Шикләнелүчеләргә гаепләү белдерү һәм кисәтү чараларын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.


Фикер өстәү