Татарстанда өлкәннәрне гаиләләренә алучылар арткан

Татарстанда биш ел эчендә өлкән яшьтәге ялгыз 30 кеше гаиләгә сыендырылган дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте. «Өлкәннәрне гаиләгә сыендыру» программасы «Демография» илкүләм проекты кысасында гамәлгә ашырыла.

2019 елдан бирле республикада өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проекты тормышка ашырыла. Бүген бу система инде барлык районнарда бар. Моннан тыш шушы чордан бирле республикада «Өлкәннәрне карау мәктәпләре» эшләп килә. Алар барлык шәһәрләр һәм районнарда социаль хезмәт күрсәтү үзәкләрендә оештырылган. Узган ел мондый мәктәпләрдә 1,7 меңнән артык өлкән кешенең туганнары белем алган. Быел тагын 1,9 мең чамасы кеше каты авырулы сырхауларны карау буенча кирәкле күнекмәләр үзләштергән.


Фикер өстәү