Вакцинациядә катнашучы медицина хезмәткәрләренә өстәмә акча түләнәчәк

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы вакцинациядә катнашучы медикларны акчалата түләүләр белән стимуллаштырырга тәкъдим итә, дип хәбәр ителә Россия Хөкүмәте карары проектына аңлатма язуында.

«Вакцинацияләүнең югары темпларын саклап калу, шулай ук медицина хезмәткәрләрен гражданнар арасында аңлату эшләре алып баруга мотивацияләү өчен халыкны вакцинацияләүдә катнашучы медицина хезмәткәрләренә матди стимуллаштыру тәкъдим ителә», — диелгән норматив хокукый актлар проектларының рәсми порталында бастырылган аңлатма язуында.

Коронавирусны вакцинацияләүдә катнашучы медикларга бер кешегә прививка ясаган өчен 200 сум түләү күздә тотыла.

Вакцинациянең беренче этабында вакцинацияләнүчегә консультация үткәргән медицина хезмәткәре — 60 сум, ул вакцинация алдыннан һәм аннан соң караган табиб — 40 сум, прививка ясаучы 30 сум акча алачак. Икенче этапта прививкага кадәр тикшергән медицина хезмәткәренә — 40 сум , ә прививка ясаучыга 30 сум түләнәчәк.


Фикер өстәү