Татарстанның бер авылы янындагы урманда наркотик җитештереп ятканнар

Полиция хезмәткәрләре урманда корылган бер палаткада барлыгы 11 килограмм авырлыктагы химик реактивлар һәм прекурсорларга, лаборатория җиһазларына тап булган.

Татарстанда полиция хезмәткәрләре Минзәлә районының Тау асты Тәкермән авылы тирәсендәге урманда корылган палаткада нарколабораториягә юлыккан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре палаткада барлыгы 11 килограмм авырлыктагы химик реактивлар һәм прекурсорларга, лаборатория җиһазларына һәм тыелган матдәләрне әзерләү өчен билгеләнгән башка әйберләргә тап булган. Нарколабораторияне оештыруда шикләнелүче өч егет кулга алынган. “Оператив мәгълүматларга караганда, тоткарланган егетләр синтетик наркотикларны кайнату белән шөгыльләнгән”, – диелә Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Наркотик матдәләрнең прекурсорларын законсыз җитештерү һәм сату буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү