Яшь фермер Рәнис Шәрифуллинның күркәләре «Авыл көе»н ярата

Рәнис белән шактыйдан таныш без. Мәктәпне тәмамлап, Казанның энергетика көллиятендә укыган дәверендә авылга кайтты да үз эшен башлап җибәрде 22 яшьлек егет. Инде менә өч ел Мамадыш районының Дусай авылында кошчылык белән шөгыльләнә.

Дусай кечкенә авыл дип санала. Ләкин Рәнисне бу гына куркытмый, билгеле. Төп нигезне саклап калуны үз бурычы итеп кабул итә ул. «Аллаһы Тәгалә кушмаса, агачтагы яфрак та селкенми, дип әйтәләр бит әле. Менә мин дә, шулай язмаган булса, үз эшемне башлый алмас идем. Кечкенәдән авыл хуҗалыгы өлкәсе якын булгач, үзебезгә кайттым», – ди. Туган авылына юкка чыгу куркынычы янавына да борчыла. Эше булса, кешесе дә булыр иде, дип өметләнә.

Рәнис Шәрифуллин дәүләт программаларында катнашмый, кошчылык белән үз көченә таянып шөгыльләнә башлый. «Иң зур терәгем – якыннарым. Күркә үрчетергә телим, дип әйткәч, әти-әнием шундук бу фикеремне хуплады. Хәзер дә бөтен эшне бергәләп башкарабыз», – ди егет.

Шундый яшь егет бу зур эшкә алынудан курыкмады микәнни, диярсез сез. «Бу дөньяга яшәргә дип килгәч, барысын да эшләп карарга кирәк. Эшләп карамаган килеш, булдырып та, булдырасыңны белеп тә булмый. Аннан соң, яшь чак – җүләр чак, диләр бит. Чыннан да шулай ул. Яшьрәк булган саен, курку хисе дә азрак була. Аннары һәр адымыңны уйлап эшли башлыйсың. Монысын инде үземнән өлкәнрәк кешеләрдән генә ишетеп әйтүем. Эшли алуымны белә торып та, алынырга курыккан чаклар күп була, ди алар. Үкенгәннәре дә бар. Ә минем әле җүләр чагым, кыю чагым», – ди Рәнис.

Эшен 100 күркәдән башлаган. Соңыннан бу санны 150гә җиткергән. Бүген менә 450 баш күркә асрый. «Безнең эштә иң мөһиме – чисталык», – ди ул. Рәнис сату эшләрен күбесенчә «Инстаграм» аша башкара, шуңа да ул үстергән күркәләрнең фотосурәтләрен еш күргәлим. Ышанырсызмы, юкмы – белмим, ләкин канәгать булулары йөзләренә чыккан аларның. Чистартып, ашатып тору өстенә, хуҗаң тальянда уйнап кәефне дә күтәргәч, яшәүдән ничек канәгать булмыйсың ди! Бу кадәр тәрбия күргәндә, җырлап та җибәрерсең. Ә Рәнис тальянда бик оста уйный. «Безнең күркәләр аеруча «Авыл көе»н ярата», – ди. Авылда үскәнгәдер инде. Егетнең уйнап җырлаганы сарай эчендә генә калмый, авылдашларына да барып җитә. Концертлар булганда, аларда да катнашырга вакыт таба икән.

Рәнис һәм ул сата торган күркә ите турында Әлмәттә дә, Казанда да яхшы беләләр. Даими сатып алучылары арасында танылган җырчылар, артистлар да бар. «Күркә ите башкаларга караганда файдалырак. Моны шәһәр халкы яхшырак аңлыймы икән соң – күбесенчә алар сорый. Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Казан – барысына да үзем илтеп бирәм. Анысы өчен акча сорамыйм. Сатып алучыларга уңайлы бит», – ди егет үзе.

19 яшендә үз эшен булдырган Рәниснең үзе кебекләргә әйтер сүзе дә бар. «Кеше үзе яраткан, күңеленә яткан эш белән шөгыльләнсә, аның нәтиҗәсе дә булачак. Кеше сине сөйләп туймас ул, читләрнең ни әйтәсен уйлап торыр чак түгел, йөрәгеңне тыңларга кирәк», – ди.

  Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү