Бишкәккә сәфәр. Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанда Президент, министрлар һәм татарлар белән очрашты

Татарстан Президенты Кыргызстанга эшлекле сәфәр кылды. Рөстәм Миңнеханов Бишкәктә бу илнең  Президенты Садыр Жапаров белән очрашты, министрлар белән фикер алышты, эшлекле форумда катнашты һәм милләттәшләребезнең хәлен белеште.

«Безнең тәҗрибә Кыргызстандагы хезмәттәшләребезгә кызыклы булыр, дип ышанам. Без дә андагы алдынгы тәҗрибәне өйрәнүгә шат булачакбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Азиз Галиев һәм министрлар белән очрашуда. «Татарстан – Кыргызстан» эшлекле форумында исә хезмәттәшлек өчен уңышлы юнәлешләр турында фикер алыштылар. Татарстан белән Кыргызстан арасында 2017 елның декабрендә Хөкүмәтара килешү имзаланган иде. Атнага бер мәртәбә Казаннан Бишкәккә туры очкыч рейсы бар. 2020 ел нәтиҗәләре буенча уртак товар әйләнеше 41 миллион доллар тәшкил иткән. Киләчәктә машина төзелеше юнәлешендәге хезмәттәшлекне киңәйтү, Кыргызстанга нефть химиясе продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасы, компрессорлар, суыткыч җайланмалары, автомобиль шиннары, көнкүреш химиясе товарлары, хәләл продукция, медицина сәнәгате товарлары, фармацевтика продукциясен күбрәк җибәрү нияте бар.

Бишкәктә Татарстан Президенты «Автомаш-Радиатор» предприятиесендә булды. Кайчандыр анда металл савытлар, су үткәргеч колонкалар, троллейбус баганалары, урман кисү рамнары җитештергәннәр. Бүген исә «Автомаш-Радиатор» – БДБдә иң эре предприятиеләрнең берсе санала. Предприятиедә җиңел һәм йөк автомобильләре, тракторлар өчен радиатор һәм җылыткычлар җитештерәләр. Әйтик, радиаторларның 98 проценты БДБ илләренә, Венгрия һәм Польшага сатыла.

Рөстәм Миңнеханов Казан (Идел буе) федераль университетының Кыргызстандагы мәгарифне үстерү үзәген дә барып күрде. Әлеге үзәк 2021 елда «Салымбәков университеты» белән берлектә оештырылган. Югары уку йорты төп игътибарны медицина хезмәткәрләрен әзерләүгә бирә. Моннан тыш, университетта бизнес-идарә, IT, инженерия, авыл хуҗалыгы юнәлешләре буенча да белем бирәләр. Үзәк КФУ һәм Кыргызстандагы фән һәм мәгариф оешмалары арасында хезмәттәшлекне үстерү белән шөгыльләнә.

Татарстан Президенты язучы Чыңгыз Айтматовның музей-йортында да кунак булды. Биредә әдипнең шәхси әйберләре, кулъязмалары саклана. Казан федераль университеты музейга Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан туганнары, Кукмара районында яшәгән Үтәмешевләрнең нәсел шәҗәрәсен тапшырды. Музейдагы фотогалереяда язучы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашкач төшерелгән рәсемнәр дә саклана.

Гаддәттәгечә, Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанда яшәүче милләттәшләребез белән дә очрашты. Очрашуга Бишкәктә, Җәләл-Абад, Токмак, Кара-Балт, Каракүл, Оша, Чолпон-Атта яшәүче татарлар җыелган. Кыргызстанда 6,5 млн кеше яши, шулардан 55 меңгә якыны – татарлар. 16 меңе Бишкәктә көн күрә. Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда «Кыргызстан Республикасының «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсе вәкилләре дә катнашты. Әлеге оешма 30 елдан артык эшли, республиканың 6 шәһәрендә филиаллары бар. Моннан тыш, Кыргызстанда «Бердәмлек» татарлар берлеге, «Кыргыз-татар дуслык һәм хезмәттәшлек җәмгыяте», «Татулык» иҗтимагый берләшмәсе, «Ак барс» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсе, «Илкәем» татар-башкорт мәдәни үзәге, Җәләл-Абад өлкәсенең «Идел» татар-башкорт мәдәни үзәге» актив эш алып бара.

Сәфәре ахырында Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров белән очрашты. Алар быел февральдә Мәскәүдә, Жапаровның бу вазыйфада чит илгә тәүге сәфәре барышында да очрашкан иде. «Сезгә һәм Россия Президенты Владимир Путинга ике республика арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә игътибар һәм ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерәм», – диде Рөстәм Миңнеханов очрашуда. Татарстан Президенты кыргыз җитәкчесен Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан узачак тантанага чакырды.

Садыр Жапаров әйтүенчә, Кыргызстан – Россия белән мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту ягында. Ә бу хезмәттәшлектә Татарстан аерым урын алып тора. Яклар ике арадагы товар әйләнешен тагын да арттыру турында килештеләр. Кыргызстан Президенты Татарстан белән нефть эшкәртү заводларын, машина төзелеше тармагын яңарту, медицина җиһазлары җитештерү юнәлешендә хезмәттәшлек итү, «Алабуга» махсус икътисади зонасы тәҗрибәсен өйрәнү нияте барлыгын әйтте. Ахырда Татарстан һәм Кыргызстан Хөкүмәтләре арасындагы килешүне тормышка ашыру буенча 2021–2023 еларга чаралар планы имзаланды.


Фикер өстәү