Медицина волонтеры Миләүшә Хаҗиева: «Табиблар һәрвакыт көләч йөз белән каршы ала»

Пандемия вакытында табибларга рухи яктан ярдәм күрсәтү безнең төп бурычка әйләнде. Илкүләм «Волонтер-медиклар» иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстандагы бүлегендә медицина оешмаларына ярдәм итү юнәлешен җитәкләүче Миләүшә Хаҗиева безнең тормышыбызда коронавирусның әле барлыкка гына килгән мәлләрен әнә шулай искә ала. Шушы авыр вакытта шәфкать ияләре үзләре дә ярдәмгә мохтаҗ булды шул. Хәер, хәзер дә аннан һич баш тартмыйлар, яшьләр белән очрашуны көтеп алалар икән.

– Миләүшә, ни өчен нәкъ менә медицина өлкәсен сайладың?

– Бу очраклы хәл түгел. Әтием дә, әнием дә – табиблар. Туганнарым арасында да медицина өлкәсендә эшләүчеләр шактый. Мин дә кечкенә чагымнан ук шушы шәфкатьле һөнәр ияләрен күреп, алар тирәсендә йөреп үстем. Ләкин ул чакта үзем дә шушы өлкәне сайлармын дигән уй башыма килеп тә карамый иде. Өлкән сыйныфларда укыганда, алдыбызга һөнәр сайлау бурычы килеп басты. Бары тик шул вакытта гына медицина өлкәсенең миңа гаять якын булуын аңладым. Минем кешеләргә, аеруча балаларга ярдәм итәсем килә иде. Чөнки, минемчә, балалар – иң ихлас һәм иң рәхмәтле пациентлар. Алар ямьсез, болытлы көнне дә ямьләндерергә сәләтле! Шуңа да мин педиатрия юнәлешен сайладым, Казан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетында алтынчы курста белем алам.

– Волонтерлык хәрәкәтенә ничек кушылдың?

– Үземне әлеге өлкәдә тәүге тапкыр 2017 елда сынап карадым. Ул чакта Казан Конфедерацияләр Кубогының дүрт матчын кабул итте. Әлеге чарада бик күп волонтерлар эшләде. Алар арасында, төгәлрәк әйтсәк, медицина волонтерлары арасында мин дә бар идем. Медицина бригадаларына ярдәм күрсәтергә булыштым. Нигездә, мин тәрҗемәче ролен үтәдем. Волонтер булып караганнан соң, әлеге өлкәнең ни  дәрәҗәдә файда китерүенә инандым. Һәм бу файданың башкаларга гына түгел, үземә дә юнәлгәненә төшендем. Беренчедән, мин чит телемне шомарттым, күпсанлы волонтерлар белән таныштым, бер-берсенә бөтенләй охшамаган кешеләр белән аралаштым. Искиткеч тәҗрибә!

Шунда ук үзебезнең университеттан килгән волонтерлар белән аралашып, хастаханәләрдә дә волонтер булып эшләү мөмкинлеге барлыгын белдем. Икенче курста укыганда, минем дә медицина өлкәсендә кайныйсым, медицина волонтеры буласым килде. Безнең университетта практика өлеше дә бар барын, әмма ул вакыт ягыннан да, үзеңне сынап карау ягыннан да чикләнгән. Шулай итеп, мин «Волонтер-медиклар» оешмасына килеп эләктем. Кешеләргә ярдәм итү бәхетен татып карадым. Ә бераздан үзем дә башка волонтерларга юнәлеш бирә башладым.

– Коронавирус каршында да, башка берәр инфекция алдында да без барыбыз тигез. Медицина оешмаларына ярдәм итүче волонтерлар авырудан курыкмыймы?

– Волонтерлар – гап-гади кешеләр. Аларны башка кешеләргә ярдәм итү теләге, максаты гына аерып тора. Бәлки, алар башкалардан рухи һәм физик яктан да көчлерәктер. Ләкин һәркемдә булган курку хисе аларда да бар.

Пандемия әле башланган гына мәлләрдә без беребез дә алда ни көтәсен белмәдек, берни аңламадык. Без, студентлар, гына түгел, табиблар да билгесезлектә иде. Ул чакта табибларга рухи яктан ярдәм күрсәтү безнең төп бурычка әйләнде. Курку хисен җиңеп, үз-үзенә ышанган волонтерлар көченнән килгәнчә тырышты. Шуңа да мин волонтерларны курку белмәс җаннар, дип атарга яратам. Миңа калса, әнә шул билгесезлек белән очрашкан мәлдә дә, алар башкаларга ярдәм итә алуларына ышанган. Киләчәктә, үзләре дә табиб булгач, шушындый хәлдә калырга мөмкин булуларын чамалаган. Коронавирус белән бәйле вазгыятьнең ни дәрәҗәдә җитди булуын тулысынча аңлаган хәлдә, ярдәм итә алуыңа ышанган килеш, ничек битараф калып булсын ди? Без – булачак табиблар. Безнең үзебез көрәшергә тиешле инфекцияләрдән куркып торырга хакыбыз юк.

– Табиблар үзләре волонтерларга карата нинди мөнәсәбәттә?

– Аларга ярдәм һәрвакыт кирәк. Бигрәк тә, әлеге ярдәм чын йөрәктән күрсәтелсә. Табиблар безне һәрвакыт көләч йөз белән каршы ала. Кирәк икән, киңәшләре белән ярдәм итәләр. Алар киләчәктә безнең белән эшләячәкләрен аңлый һәм булачак хезмәттәшләренең шушы рәвешле тәҗрибәләрен арттыруына сөенә генә.

– Миләүшә, яшьләр белән тыгыз элемтәдә торучы буларак, хәзерге заман яшьләренә нәрсә мөһим булуы да мәгълүмдер сиңа?

– Бик кызыклы сорау бу. Миңа калса, безнең буын бер-берсенә карата игътибарлырак. Алар янәшәдәге кешеләренең борчуларына битараф түгел. Хәзер яшьләргә физик яктан гына түгел, рухи яктан да сәламәт булу мөһим. Алар үзләренә дә сак карый башлады. Аннан соң, хәзер бит глобальләшү бара. Яшь буын киртәләрне болай да яратмый иде, хәзер безгә читтә яшәүчеләр, башка милләт яшьләре белән аралашу өчен мөмкинлекләр күбрәк. Миңа калса, дөнья халыкларының берләшүе бары тик яхшы нәтиҗә генә бирәчәк.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү