Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты башлыгы урынбасары Денис Логунов ревакцинация ясатуның ни өчен кирәк булуы турында сөйләгән.
«Вакцинация курсыннан соң ярты ел дәвамында аның нәтиҗәлелеге акрынлап кими, ә өченче (һәм аннан соңгы) компонентларын ясату аны „башлангыч дәрәҗәгә“ кайтара», — дигән ул.
Бу хакта Денис Логунов «Спутник Лайт» белән ревакцинация үткән Россия Президенты Владимир Путинга сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.