Салым хезмәте 3-НДФЛ декларацияләреннән баш тартырга ниятли

Федераль салым хезмәте 3-НДФЛ формасы буенча керемнәр турында декларацияләрдән баш тартырга ниятли. Салымчыларның мәгълүматларны ни дәрәҗәдә җиңел генә алу мөмкинлегенә бәйле булачак бу, дип белдергән Федераль салым хезмәте башлыгы Даниил Егоров. Аның әйтүенчә. хезмәт 2024 елга барлык салым “вычет”лары буенча әлеге декларациядән баш тартырга ниятли.

“Безнең гомуми максат алга таба бернинди дә декларация калдырмауга юнәлдерелгән”, – дигән белгеч “РБК” хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, яңалык физик затлар өчен гамәлгә кертеләчәк. Хәзерге вакытта Россиядә елына 14 миллион чамасы декларация тапшырыла. Алга таба, сервисларның автоматлаштырылуы нәтиҗәсендә, гариза тапшырырга кирәк булмаячак. Шулай итеп, 2024 елга барлык “вычет”лар шушы принципка күчереләчәк.
Егоров искәрткәнчә, бу очракта салымчыларга салым исәпләү өчен барлык мәгълүматларны җыю мөмкинлеге кирәк. Мондый мөмкинлек тудырылмаган очракта, декларация тапшыру сакланып калачак.


Фикер өстәү