Болгариядәге юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булучылар саны артты

Болгариядә 46 кешенең үлеменә китергән автобус януга бәйле юл-транспорт фаҗигасенең сәбәпләрен ачыклыйлар. Бер сәбәбе автобус йөртүченең рульдә йоклап китүе белән бәйләп аңлатыла.

Шулай ук транспортның техник төзексезлеге, юл шартларының начар булуы да фаҗиганең ихтимал сәбәпләре сыйфатында карала. Төнлә коточкыч авария килеп чыкканда, яңгыр явып торган була.
Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, туристлар автобусының Истанбулдан Төньяк Македониягә барышы булган. София шәһәре тирәсендәге ягулык салу станциясендә берәр сәгать чамасы туктап торганнан соң, автобуста янгын чыккан. 46 кеше, шул исәптән шоферы, салоннан чыга алмыйча, янып үлгән. Һәлак булучылар арасында 12 бала да бар.
Бары тик җиде пассажир гына, тәрәзәдән сикереп төшеп, исән калган. Аларның битләре һәм сулыш юллары пешкән. Зыян күрүчеләр тиз генә арада хастаханәгә китерелгән


Фикер өстәү