Бүген Казанда «Тектоник» төзелеш компаниясе тукталышы янында трамвай рельсы сынган.
Шунлыктан иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә 5 маршрут буенча трамвай хәрәкәте туктатылган. Гадәттән тыш хәл кинәт салкынайту сәбәпле килеп чыккан.
«Метроэлектротранс» хәбәр итүенчә, участокта төзекләндерү эшләре бара инде.