Прививканың беренчесеннән аллергия булса, икенчесен ясатыргамы?

Минем соравым вакцинага кагылышлы. Шәхсән үзем коронавирусны вакцина белән генә җиңеп була дип саныйм һәм 84 яшьтә булсам да, «Спутник V» вакцинасын ясаттым. Башта бернинди йогынтысы сизелмәгән иде, ә менә 7 нче көнне кулның беләзек өлешендә, күпереп-күпереп, кызыл төрткеләр чыга башлады. Мин инде аны антисептик, спирт сөртеп яндырдым да бугай, алар азып китмәде. Ләкин икеләнәм: вакцинаның икенче өлешен алыргамы миңа? Тагын да көчлерәк аллергия китмәсме икән? Үзебезнең район хастаханәсенә шалтыратсам да, миңа анык җавап бирүче булмады.

Саимә Моратова.

Чирмешән районы Кара Чишмә авылы

 Пульмонолог Нәкыйп Каштанов:

– Саимә апага икенче вакцина ясатканчы, аллергологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сурәтләвенә караганда, аның аллергия кичергән булуы бар. Организм вакцинага алай җавап бирә икән, икенче дозаны алмый тору хәерле.

Табиб-аллерголог Линар Мирзаһитов:

– Гадәттә организм вакцинага беренче өч көндә җавап бирә. Шуңа күрә Саимә апада аллергия булса да, вакцина белән бәйле булмаска мөмкин. Шулай ук сезон алмашынганда экзема кебек чирләр дә калкып чыга. Мин аңа дерматолог һәм аллерголог консультациясен алырга киңәш итәр идем. Әгәр тәндә кызыл таплар бар һәм ул бетми икән, башта дәваланырга, аннан соң гына вакцинаны ясатырга кирәк.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү