Росздравнадзор прививкага каршы булучылар турында мәгълүматлар җыя башлаган

Росздравнадзор вакцинациягә каршы булучылар турында мәгълүматлар җыеп, прокуратурага һәм Тикшерү комитетына гаизалар тапшырырга җыена. Бу хакта, ведомство мәгълүматларына таянып, “РИА Новости” яза.

Моның өчен белгечләр социаль челтәрләрне һәм төбәкләрнең массакүләм мәгълүмат чараларын күзәтеп барачак. Беренче чиратта, медиклар арасында прививка ясатмаска өндәүчеләр игътибар үзәгенә алыначак.
“Росздравнадзорның территориаль органнары тапшырган мәгълүматлар өйрәнелгәннән соң Прокуратурага, Тикшерү комитетына күпме гариза тапшырылганны игълан итәчәкбез”, – диелгән ведомство хәбәрендә.

Моңа кадәр Россиянең танылган табиблары иммунизацияне хупламаган сәясәтчеләр һәм артистларга ачык хат язып, аларга “кызыл зона”ларны күреп китәргә тәкъдим иткән.

Вакцинация чирдән саклануның иң ышанычлы чарасы булып кала. Хәзерге вакытта Россиядә яшәүчеләрнең яртысыннан күбрәге прививка ясаткан. Алар арасында авыру йоктыручылар саны дүрт проценттан артмый.


Фикер өстәү