Орнитологлар миләш ашап «исергән» кошларны күммәскә киңәш итә

Мәскәүнең Тимирязев исемендәге биология музеена җирдә аунап яткан матур кошларны кызганып мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Бу хакта НТВ хәбәр итә.

Биологлар аңлатуынча, Мәскәүдә температура төшү сәбәпле, миләшләр ачыган. Алар белән тукланучы песнәк һәм карабүрекләр шуның тәэсирендә егылышканнар икән. Бу аларның бавыры алкогольне эшкәртә алмауга бәйле.

«Менә инде «исерек» кошлар җирдә аунап яталар, кайчагында алар да койрыклы кардәшләре белән килешә алмыйлар. Барысы да кешеләрнеке кебек», — ди музей хезмәткәрләре.

Орнитологлар әйтүенчә, егылып яткан кошларны күмәргә ашыкмаска, ә аларга «айныр»га вакыт бирергә кирәк. Сәрхүш кошларны караңгы һәм тыныч урынга алып куярга киңәш итә алар.


Фикер өстәү