Бүген, 29 ноябрьдә, 17.00-22.00 сәгатьләрдә Россия телевизион һәм радио тапшырулар челтәренең Казан телебашнясы Татарстан байрагы көне хөрмәтенә архитектура-сәнгать төсләре бәйрәм сценариен кабызачак.
Республика байрагының яшел төсе язны, яңарышны символлаштыра, ак төс – пакълык төсе, ә кызыл – өлгергәнлек, энергия, көч һәм тормыш символы. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел Татарстанның дәүләт символы 30 еллыгын билгеләп үтә.