Роспотребнадзор ПЦР-тестларның гамәлдә булу вакытын кыскартты

Кичә Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова коронавирусның яңа штаммы арту сәбәпле, ПЦР-тестларның гамәлдә булу вакыты хәзер 72 сәгать түгел, ә 48 сәгать булачак, дип белдерде. Бу хакта «Известия»хәбәр итә.

Ягъни анализ тапшырганнан алып нәтиҗә биргәнчегә кадәр ике тәүлектән дә артмаска тиеш. Әгәр тест нәтиҗәсе бу вакыт эчендә эшләнмәсә, гражданин Роспотребнадзорның кайнар линиясенә мөрәҗәгать итеп мондый хәлләр турында хәбәр итә ала.


Фикер өстәү