Бүген вахта автобусы һәм йөк машинасы катнашындагы авариядә имгәнүчеләр саны 21 кешегә җитте.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Алабуга янында вахта автобусы белән авариядә бер кеше үлгән, 21 кеше имгәнгән.
Бер кешене Чаллыдагы Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә китергәннәр, бер кеше хастаханәгә барудан баш тарткан. Калган кешеләрне якын арада хастаханәгә илтәчәкләр.
Моңа кадәр «Татарстанда вахта автобусы белән авариядә унбиш кеше имгәнгән, бер кеше үлгән», дип хәбәр иткән идек.