1 декабрьдә Татарстанда яшәүчеләр республика QR-кодын бирү тәртибе, шулай ук сертификатның гамәлдә булу срогын дәүләт хезмәтләреннән белә алачак.
Туры эфирда катнашучыларның сорауларына Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков җавап бирәчәк.
Шулай ук белгеч коронавирус инфекциясеннән кабат вакцинация узу турында да сөйләячәк.
Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева трансляция модераторы була.