Татарстанда декабрьдә нинди һава торышы сакланачак?

Ноябрь аенда Казанда аномаль җылы һава күзәтелде: температура уртача күрсәткечтән 7–8 градуска зуррак булды.

КФУ метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев әйтүенчә, һава температурасының югары булуыннан тыш, явым-төшем буенча да тайпылыш күзәтелгән: кары-яңгыры бер ай эчендә нормадан ике тапкыр диярлек күбрәк яуган. «Сәбәбе – безгә чираттагы зур циклонның үтеп керүе. Көньяктан һава агымы яңгыр һәм җылы алып килде», – дигән ул. Тимур Әүхәдиев әйтүенчә, атна азагында Казанда янә суыта. Декабрь аенда һава температурасы хәтта нормадан түбәнрәк булачак.


Фикер өстәү