Үзара салым: Акчаның керер урыны бар 

Пандемия һәр нәрсәгә үз кагыйдәләрен кертте. Башка елларда гөр килеп уза торган авыл җыеннары да быел салмак кына, тыныч кына уза. Хәер, үзгәрешләр инде узган ел ук башланган иде.

Ноябрьдән башлап республиканың һәр авылында халык җыелып, узып баручы елга йомгак ясап, киләсе елга планнар барлый. «Татарстан муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең матбугат үзәге хәбәре буенча, җыеннар киләсе елның февраленә кадәр дәвам итәчәк. Республиканың күпчелек район, авылларында җыеннар узган инде. Илдәге вазгыятьне истә тотып, быел да тавыш бирүләр этаплап уздырыла. Зуррак авылларда урамы-урамы белән генә җыялар, кайбер җирләрдә халыкны чакырып тормыйча, җаваплы кешеләр өйдән-өйгә кереп, кешеләрнең фикерен белешеп йөри.

Мәгълүм булганча, мондый җыеннар вакытында халык үзара салым җыю турында фикер алыша, эшлисе эшләрне барлый. Җыелган акчаның күпчелеге, гадәттә, юл эшләре (шул исәптән күпер) өчен тотыла. Шулай ук җирлек территориясен, зиратларны карап тотуга, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башка мәсьәләләрне хәл итү өчен зур ярдәм дип кабул итә моны халык.

Рәсми мәгълүматларга караганда, татарстанлыларның күпчелеге бу программага уңай карый. Соңгы елларда аңа ышаныч артуын саннар да сөйли. Мәсәлән, 2015 елда үзара салым программасы 799 авылда гамәлгә ашырылса, 2020 елда 878е катнашырга теләк белдергән иде.

Бурычлы булмасын бала!

Балигъ булмаган бала ниндидер милеккә ия булган очракта, аның өчен салым түләү бурычын әти-әнисе башкара.
Шуңа күрә Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе республикада яшәүчеләргә бала өчен салым түләү максатында аңа «Шәхси кабинет» булдырырга киңәш итә.
Хәзер бала өчен салымны ата-ананың «Шәхси кабинеты» аша гына да түләргә мөмкин. Ата-ананың «Шәхси кабинеты»ның «Салымнар» бүлегендә пәйда булган исемлеккә балигъ булмаган балаларны кертергә мөмкин. Шуннан исемлектәге бала өчен үзегезгә уңайлы ысул: банк картасы, онлайн-банк аша салым түлисе генә кала.
Баланы әти-әнисенең «Шәхси кабинеты»на өстәү өчен:
–        баланың «Шәхси кабинеты»н булдырырга. Моның өчен аның паспорты яки туу турында таныклыгы белән теләсә кайсы салым органына мөрәҗәгать итәргә;
–        ата-ананың «Шәхси кабинеты»нда «Профиль» бүлегенең «Семейный доступ» битенә, баланың  «Шәхси кабинеты»на запрос юллап, баланы өстәргә;
—           баланың  «Шәхси кабинеты»на күчәргә дә, тиешле төймәгә басып, җибәрелгән запросны расларга кирәк.

Чүпрәле районының Шланга авылы җирлеге башлыгы Илдар Якупов әйтүенчә, алар авылында җыеннар узган инде.

– Пандемия булу сәбәпле, 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең өйләренә бардык. Калганнар мәдәният йортына куар-кодлар белән керде. Залны да 50–60 проценттан арттырмаска кирәк иде, – диде ул.

Үзара салым акчасына килгәндә, халыкның хәлен искә алып, бәяне күтәрмәскә кирәк дип карар кылганнар. Димәк, киләсе елда да халык 500әр сум акча тапшырачак.

Без бу авылга кайтып су проблемасы турында язып та чыккан идек. Әлеге мәсьәләне хәл итәргә үзара салымнан җыелган акчаның да ярдәме тигән.

– Халык акчасына ясалган проект расланды. Киләсе елга авылга су керәчәк, Аллаһы боерса. Киләсе елда җыелачак акчага да урын бар. Юлларына таш түшәлеп бетмәгән урамнарыбыз бар. Җыелачак акча шул максатларга тотылачак. Авыл уртасындагы төп коены да төзекләндерербез, дип ниятләп торабыз, – диде авыл җирлеге башлыгы.

Әлки районының Түбән Әлки авыл җирлегенә барлыгы дүрт авыл керә. Башлык Фәрит Садриев әйтүенчә, әлегә икесендә җыеннар узган.

– Халык җыеннарга, үзара салымга ияләште инде. Шуңа күрә очрашулар тыныч, бер-беребезне аңлашып уза. Узган ел 600 сум җыйган идек, быел 700 сумга күтәрергә булдык. Халыкка рәхмәт, берсүзсез ризалаштылар, хупладылар. Чөнки һәр нәрсәнең бәясе артты. Ә безнең эшлисе планнар шактый. Юлларны төзекләндереп бетерү, су торбаларын карау, зиратларны тәртипкә китерү. Шулай ук һәйкәлләребез дә искерде. 60–70 нче елларда эшләнгән һәйкәлләр урынына яңаларын эшләп кую теләге бар. Быел иң күп халык яшәгән Түбән Әлкидән башласак, киләсе елларда калганнарында дәвам итәрбез дип торабыз. Бер авылда балалар мәйданчыгы юк иде. Анысы да кайтты. Урын билгеләп, урнаштырып кына куясы калды, – диде Фәрит Садриев.

Менә шулай, илдәге вазгыятькә карамыйча, авыл халкы алга таба планнар кора, киләсе елда эшлисе эшләрен барлый.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү