Казаннан килә торган самолет Чиләбе аэропортында полосадан читкә чыгып киткән

Бүген төнлә «UVT Aero» авиакомпаниясенең Казаннан килә торган самолеты Чиләбе аэропортында төшеп утыру полосасыннан читкә чыгып киткән.

Бортта 32 пассажир һәм экипажның өч әгъзасы булган. Аларның берсе дә зыян күрмәгән, самолетка да зыян килмәгән.

Әлеге хәл аркасында Чиләбе аэропорты рейсларны вакытлыча кабул итми. Тикшерүчеләр тикшерү үткәрә һәм бу хәлнең барлык шартларын билгели. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының Транспортта Идел буе Тикшерү идарәсе җитәкчесенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.


Фикер өстәү