Россиядә коронавирусның омикрон-штаммы ачыкланган

Көньяк Африка Республикасыннан кайткан ике кешедә омикрон штаммы расланган, дип хәбәр итте Роспотребнадзор матбугат хезмәте.

«Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институты үткәргән тулы феноменлы секвенлаштыру нәтиҗәсендә, обсерваторда беренче тәүлектә алынган ПЦР — тестлы ике пациентның омикрон штаммы расланган», — диелә хәбәрдә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Россия халкын коронавирус инфекциясенең яңа төреннән яклау өчен кирәкле барлык чараларны күрә, дип аныкладылар матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү