«Спутник V» вакцинасын ясаткан кешеләргә хаҗ кылу рөхсәт ителә

Согуд Гарәбстаны «Спутник V» вакцинасын ясаткан кешеләргә хаҗ кылуны рөхсәт итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның гарәп иленә сәяхәтеннән соң, илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый карар кабул иткән.

«1 гыйнвардан «Спутник V»ның ике дозасын да ясатканнарга илгә кыска вакытка килү рөхсәт ителә. Бу рөхсәт, шул исәптән, гомрә һәм хаҗ сәфәре кылуга да кагыла», – диелә министрлык хәбәрендә. Вакцина ясаткан хаҗилар Согуд Гарәбстанына килгәннән соң, 48 сәгать карантинда булырга һәм ПЦР-тест бирергә тиеш булачак.

Билгеле булганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул илнең хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министр урынбасары Габделфәттах бән Сөләйман Машат белән дә очрашты. Татарстан Президенты аннан хаҗ кылырга теләгән мөселманнар өчен чикләрне ачуны сорады. «Кәгъбәне күрү, Мәккәдә булу – безнең өчен зур бәхет. Гомрә кылганда, безнең илдән бик күпләрнең хаҗ кылырга теләгәне турында уйладым. Шуңа күрә сездән аларга мондый мөмкинлек бирүне сорамый булдыра алмыйм. Вакцина ясатып, кулына шул хакта документ алган кешеләр бар. Россиядә җитештерелгән «Спутник V» вакцинасы яхшы, әлегә ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында теркәлмәгән, бу юнәлештә эш бара. Вакцина ясаткан Россия хаҗиларын кертүләрен үтенеп, алдан ук килешеп куясыбыз килә», – диде Президент очрашуда. Министр урынбасары исә, үз чиратында, бу мәсьәләне җентекләп тикшерергә вәгъдә бирде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хаҗ» оешмасы генераль директоры Ранис хәзрәт Вахитов сүзләренә караганда, әлегә алар бу хәбәрнең расланганын көтә. «Бу мәсьәлә якын арада хәл ителер, хаҗиларыбыз, тынычлап, хаҗ сәфәренә бара алыр дип өметләнәбез», – ди ул. Ранис хәзрәт сүзләренә караганда, соңгы ике елда хаҗга барып булмагач, бу хәбәрне ишеткәч, кызыксынып шалтыратучылар, хаҗга барырга теләк белдерүчеләр күп булган. Алдагы елларда Татарстаннан 1800ләп кеше хаҗ кыла иде. Билгеле сәбәпләр аркасында хаҗга бара алмаган кешеләргә юллама акчалары кире кайтарылган. Быел җәй Согуд Гарәбстаны хакимияте корольлектә яшәүче 60 мең кешегә генә хаҗ кылырга рөхсәт иткән иде.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү