Диетолог Яңа ел табынына ризык хәстәрен алдан күрергә киңәш итә

Белгеч фикеренчә, илдә яшәүчеләр шул рәвешле коронавирус йоктыру куркынычын киметә алачак.

“Яңа ел табынына ризык хәстәрен күрүне соңгы көннәргә калдырмагыз. Бәйрәм алдыннан кибетләрдәге зур чиратлардан качып, үзеңне коронавирус йоктыру куркынычыннан саклау өчен кирәк бу”. Диетолог Андрей Золоторев шулай дип белдергән.

– Иң элек уылдыкка игътибар итәргә киңәш бирмәкчемен. Аны бүген үк сатып алсагыз да, бәйрәмгә кадәр яхшы гына сакланачак. Зәйтүн җимешләре дә, уылдык кебек, Яңа ел алдыннан кыйммәтләнүчән. Борчак, кукуруз, башка консервларны да алдан ук алып куюның зыяны юк. Инде хәзер тәм-томнар, кәнфит һәм каты сырлар хәстәрен дә күреп куярга мөмкин, – дигән ул.


Фикер өстәү