Табиб омикрон-штаммының гадәти булмаган симптомы турында сөйләде

Коронавирусның омикрон-штаммы белән зарарланган кешеләрдә «гадәти булмаган» тимгелләр барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта, Британия табибы Дэвид Ллойдның сүзләренә сылтама ясап, РИА Новости хәбәр итә.

Sky News каналы эфирында медик балалар һәм өлкәннәрдә авыру вакытында кайбер аермалар табылуын әйтте. «Арыганлык, баш авырту һәм аппетит булмау кебек симптомнар, тимгел чыгу — авыру билгеләре», — дип өстәде белгеч.

Аның сүзләренчә, Covid-19 белән зарарланучылар арасында тимгел чыгу элек тә очраган, әмма бик сирәк. Хәзер «омикрон» барлыкка килү белән андый пациентлар саны 15 процентка кадәр артты.


Фикер өстәү