Әти дә юк, акча да…

Татарстанда алимент түләмәүчеләрнең бурычы 2,5 млрд. сумны тәшкил итә. Республикада 20 мең кеше алимент түләми. Шуның 2,5 меңенең кайда икәнлеге дә билгесез, аларны эзлиләр. Быел республикада 450 миллион сум бурычны түләткәннәр. Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары — Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева әнә шулай, ди.

Ни өчен алимент түләүдән качалар соң? Түләмәүчеләрне ничек дөрес юлга кертергә? Бу хакта Татарстанның иҗтимагый палатасында узган “түгәрәк өстәл”дә сөйләштеләр. Әлеге очрашуны “Күп балалы гаиләләр” оешмасы рәисе, иҗтимагый палата әгъзасы Артем Кузнецов тәкъдиме белән оештырганнар. Соңгы арада алимент алмаучы әниләрнең зарын күп ишетәбез, ди ул.
– Аерча авыру бала үстерүче әниләргә кыен. Алар баласы авыргач, эшли дә алмый, ә яшәргә кирәк. Суд приставларының да эше күп. Әмма алимент түләүне җайга салырга кирәк. Бездә җайлы – кеше рәсми рәвештә эшли икән, акчасы тотыла. Аның исемендә булган карталарга арест салына. Чит илгә чыгуны тыялар. Шуның белән шул. Ә бит кеше рәсми рәвештә теркәлмичә дә эшли ала. Акчаны карта аша түгел, кулга да бирәләр. Читкә дә чыкмыйча яшәп була, – ди Артем Кузнецов. — Бик күп ирләр читкә чыгып китеп эшли. Анда гаилә корып җибәрә. Андыйларны табып та булмый. Хатынга үч итеп, акча түләмәгәнлектән бала тилмерә.
Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева да, гаиләдә бала интегергә тиеш түгел, ди.
– Гаилә кору– зур җаваплылык. Ир белән хатын бала алып кайтырга уйлый икән, ул бу сабый алдында җаваплы икәнен дә белсен иде. Әни кешегә бер үзе генә калгач, тормыш алып бару авыр. Ирләр ярдәм итәргә тиеш. Кайберәүләр акча түләмәс өчен, махсус рәсми эшкә урнашмый, урнашса да, акчасын киметеп күрсәтә. Кайберләренең 3әр баласы интегеп яши. Акча юк икән, балалар ач утыра, матур кием кия алмый дигән сүз бит ул, – ди Зилә Вәлиева.
Ул үзе белән булган бер очракны да искә төшерде. Бервакыт эш белән Канадага баргач, аларны бер кеше белән очрашуга алып баралар. Алдан ук аның бай икәнен әйтәләр.
– Без берәр миллиардер дип уйлаган идек. Баксаң, ул кешенең 6 баласы бар икән. Бала үстерү өчен бай булу да кирәк, – ди ул.
Артем Кузнецов алимент түләмичә качып йөрүче әтиләргә карта кырысрак булырга кирәк, дигән фикердә. Әйтик, ул кешеләр машина йөртү таныклыгын алыштырырга килгәч, аны бирмәскә кирәк. Бәлки, шулай эшләү – баласы барлыгын, аңа акча кирәклеген исенә төшерер. Кеше банкка кредит түли алмаса бу эшне коллекторларга тапшыралар. Ә нигә алимент түләмәүчеләрне дә бу оешмага тапшырмаска? Сүз бит – аларның үз балалары хакында бара, – ди ул.
Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская да халыктан алимент түләмәү буенча зарлар күп килә, ди.
– Суд приставлары эшне вакытында башкарсын иде. Кеше бер районнан икенчесенә күченгәндә, ике-көндә эшләнәсе эш айларга сузыла. Документлары югалып бетә. Менә шушы эшне дә җайлыйсы иде. Кемнеңдер эшләп бетермәве аркасында сабый тилмерергә тиеш түгел, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: best-mother.ru


Фикер өстәү