Татарстан Республика Клиник Хастаханәсе Россиянең иң яхшы клиникасы дип танылган

Татарстан Республика Клиник Хастаханәсе медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча Россиянең иң яхшы клиникасы дип танылган. Бу хакта аларның соөиаль челтәрләрендә хәбәр иттеләр.

«Дәүләт медицинасы акыллы җитәкче һәм кыю команда белән барысында булдыра ала. Егетләр-кызлар, команда һәм коллегалар, без сезнең белән горурланабыз» — дип язылган постта.

Бәйгедә илнең тагын өч медицина учреждениесен бүләкләгәннәр:

✔ Чиләбе диализ үзәге
✔ Алтай краеның Перинаталь үзәге
✔ Бурят балалар стоматология поликлиникасы

 


Фикер өстәү