Югалаган 15 яшьлек егетне эзлиләр

Башкортстанда 15 яшьлек Ярослав Юковны эзлиләр. «Лиза Алерт» эзләү-коткару отрядының ориентирында «Пермь – Мелеуз» дигән билгеләмә тора, күрәсең, яшүсмер юлда югалган. Аның кайдалыгы 8 декабрьдән билгеле түгел. Шуңа күрә ул илнең теләсә кайсы шәһәрендә булырга мөмкин диелә.

Аның билгеләре: буе 170 см, күзләре яшел, чәче караңгырак төстә .

Киенүе: кара-яшел куртка, кара спорт чалбарлары, кара-зәңгәр бүрек, җете кызылсары ботинкалардан булган. Яшүсмернең кара рюкзагы булган.

Ярослав Юков урнашу урыны турында сезгә мәгълүм икән, ашыгыч хезмәтләрнең (112) номерына яки волонтерларга (8 (800) 700-54-52) мөрәҗәгать итегез.


Фикер өстәү