Татарстанда 1325 кеше коронавирустан үлгән

Татарстанда  тәүлек эчендә тагын 7 кешенең коронавирустан гомере өзелгән.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1933, 1947, 1957, 1961 елда туган хатын-кызлар һәм 1934, 1947 һәм 1952 елда туган ир-атлар коронавирустан үлгән.

Шулай итеп, республикада коронавирустан үлүчеләр саны 1325 булды.


Фикер өстәү