Актанышта инвалидлар өчен 2 миллион 512 мең сум акча җыйганнар

Актанышта ел саенинвалидлар декадасының иң тантаналы чарасы буларак«Игелек марафоны»уза. Район башлыгы Энгель Фәттахов тарафыннан 2000 елдаоешып киткән. 20 еллык тарихка ия игелекле чараларның берсе ул. Соңгы елларда гына Татарстанның берничә районында үрнәккә алып үткәрелә башлады.

Ел саен марафонда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен акчалата ярдәм җыела. Быел ул 2 млн. 512 мең сум тәшкилитте. Бу акчалар сәламәтлеген ныгытуга, инвалидларның яшәү рәвешен яхшыртугатотылачак. Район хакимияте 200 000 сумгаякын акча җыйды, ә үз исеменнән Энгель Фәттахов изге эшкә 50 000 сум акча кертте. Районның агросәнәгать тармагы 635 000 сумкүләмендә (инвалидлар декадасыкысаларында өстәмә рәвештә, 500 меңсумлык җирлекләрдә адреслы ярдәм), җирлек башлыклары 78 000, төзелешоешмалары 500 000 тирәсе, район оешмалары һәм учреждениеләре 321 000, эшмәкәрләр 300 000 һәм 71 000 сумнанартык адреслы ярдәм, мәгариф, мәдәният, спорт һәм сәламәтлек саклау өлкәсехезмәткәрләре 1 млн.сумнан артык акчаҗыйдылар.

Узган ел марафонда 2 446 349 сум акчаҗыелган иде. Алар 141 инвалидныңсәламәтлеген яхшыртуга юнәлдерелде. Һәргариза махсус төзелгән комиссия тарафыннан карала. Түләү күләме төрле: 5 000 һәм аннан да күбрәк булырга мөмкин.


Фикер өстәү