«Дәүләт хезмәтләре» порталында бер ай дәвам иткән тавыш бирү тәмамланды

Татарстанда халыкка иң якын 6 министрлык – Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Спорт, Яшьләр эшләре министрлыкларының төп максатлары, бурычларын билгеләү буенча «Дәүләт хезмәтләре» порталында бер ай дәвам иткән тавыш бирү тәмамланды. Барлыгы 38 мең чамасы кеше тавыш биргән һәм 5 меңнән артыграк өстәмә фикер-тәкъдим  калдырылган.

Мәгариф һәм фән министрлыгының максатлары, бурычлары өчен тавыш бирүчеләр саны барыннан да күбрәк – 10886 кеше. Халык сыйныфта тәрбия эшчәнлегенең психологик юнәлешен көчәйтү, шулай ук балаларны җинаятьчел субкультуралар йогынтысыннан, психологик басымнан саклауга күбрәк игътибар бирү ягында.

Яшьләр эшләре министрлыгы буенча күпләр үсмерләрне социализацияләү, аларга психологик ярдәм системасын үстерү өчен тавыш биргән. Яшьләрне укудан буш вакытта эшкә урнаштыру тавыш бирү рейтингында беренче урынга чыккан.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы буенча фәкыйрьлеккә каршы көрәшү һәм мәшгульлеккә ярдәм итү бурычлары иң күп тавыш җыйган. Ә инде Сәламәтлек саклау министрлыгы эшчәнлегендә яман шешләрне алданрак ачыклау, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче балаларны диспансер күзәтүенә алу эшен яхшырту бурычлары беренче урынга чыккан.

Хәзер иң күп тавыш җыйган максатлар һәм бурычлар, шулай ук республикада яшәүчеләрнең фикер-тәкъдимнәре ведомстволарның иҗтимагый советлары утырышларында каралачак. Алар декабрь аенда онлайн форматта үткәреләчәк.


Фикер өстәү