Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм фонды эшли башлады

Казанда мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм фонды эшли башлады. Бу хакта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Эшлекле дүшәмбе»дә хәбәр итте.

Фонд  «Игелекле Казан» проекты мәйданчыгында оештырылган һәм мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм итүне күздә тотып оешкан.

«Теләге булган һәр кеше акча күчерә һәм шулай ук адреслы ярдәм күрсәтә ала. Бу фондтан гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен акча бүлеп биреләчәк. Әлеге акчалар дарулар, планнан тыш медицина тикшерүләре, балалар өчен әйберләр сатып алу һәм башка чыгымнарөчен тотыла.

«Игелекле Казан» базасында мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү буенча гомумшәһәр телефоны буенча 367 мөрәҗәгать кергән, шуларның 302се эшкәртелгән. Волонтерлык ярдәменә мохтаҗ 18 гаиләгә ярдәм күрсәтеләчәк.

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм фонды 1 октябрьдән эшли башлады. Теләге булган һәркем Казан, Сеченов урамы, 5 йорт адресы буенча «Игелекле Казан» офисына мөрәҗәгать итә ала. Элемтә өчен телефон: 7(843)558-74-18.


Фикер өстәү