Татарстанда эшмәкәрләр саны арткан

Соңгы алты ай эчендә Татарстанда эшмәкәрләр саны 3 процентка арткан. Бу хакта Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин белдергән.

«Пандемиягә карамастан, узган ел республикада кече һәм урта бизнес өлкәсендә эшләүчеләрнең санын саклап калуга ирешелде. Ярты ел йомгаклары буенча уңай динамика күзәтелә. Эшмәкәрләр саны ел башындагы күрсәткечкә караганда 3 проценттан күбрәккә артты», – дигән ул. Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, республика икътисадының дүрттән бер өлешеннән күбрәген кече һәм урта бизнес (753,5 меңнән артыграк кеше) тәшкил итә. Гомумән алганда, Татарстан икътисадына барлыгы 1 миллион 952 мең кеше җәлеп ителгән.


Фикер өстәү