«Җәннәткә кермәүчеләр арасында минем товарым яхшы дип алдалап сатучы, табыш артыннан куучы сәүдәгәрләр торачак»

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Җәннәткә кермәүчеләр арасында минем товарым яхшы дип алдалап сатучы, табыш артыннан куучы сәүдәгәрләр торачак», – диелә. Ялган юл белән акча эшләргә теләүчеләр элек тә булган, хәзер дә җитәрлек. Кеше алдап акча эшләүчене нинди җәза көтә? «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин белән шул хакта сөйләштек.

– Рөстәм хәзрәт, соңгы арада алдап акча эшләүнең нинди генә ысулларын күрергә туры килми. Халык ике көннең берендә мошенниклар, сатучылар тарафыннан алдана. Мондый күренешләр арту нәрсәсе белән куркыныч?

– Хәзер күпләрнең тиз һәм җиңел юл белән байыйсы килә. Әмма шул ук вакытта адәм баласы моның канунга каршы килгән, дөрес юл, дөрес гамәл түгел икәнлеген дә аңлый. Шул рәвешле алдалап акча эшләү юлына баскан кеше күңел тынычлыгын да югалта. Ул һәр нәрсәдән, һәр ишек шаку, шалтыратудан курка башлый. Даими рәвештә мондый халәттә яшәү аркасында, кеше тормышның, тапкан малының тәмен белми башлый. Кеше алдау, икенче төрле әйткәндә, мошенниклык диндә монафыйклык дип йөртелә. Хәрам юл белән акча эшләүче шушы кешенең күңелен пәрдә каплый, ул чынбарлыктан аерыла, яхшылыкны аңламый башлый. Ялган аша кәсеп кылу йөрәкне шулкадәр томалый: киләчәктә ул үзенә дөрес юлны тапмаска, кешенең нәсыйхәтенә колак салмаска мөмкин. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Хәрам белән үскән тән кисәге хәрамгә, әшәкелеккә тартачак һәм җәһәннәм аша узачак», – диелә. Шуңа күрә ялганлап акча эшләргә теләгән кеше балалары турында да уйларга тиеш. Картлык көндә ул әнә шул баласы кулына калачак. Яманлык, алдашуны күреп үскән баладан киләчәктә нәрсә көтәргә?

– Кибетләрдә бер үк товарны бүген – бер, иртәгә икенче төрле бәядән сату очраклары да еш күзәтелә. Моны да хәрам юл белән акча эшләргә маташу дип бәяләргәме?

– Арттырып сатуның үзенең кагыйдәләре бар. Бу очракта монополизм, ягъни үз дәрәҗәң белән сәүдә мәйданыннан башкаларны кысып чыгарып, үзеңнең товарыңны гына кертеп, арттырып сату хәрам дип санала. Әгәр ул ирекле базар һәм анда син дә, күршең дә үз товарын кертә икән, син үз товарыңа, үз хезмәтеңә бәяне үзең куясың. Бу гөнаһ саналмый. Әмма монда бер шарт бар. Товарның бәясе сатучылар белән үзара алдан килешеп арттырылмаган булырга тиеш.

– Ялганлап хәер сорашучы гөнаһлымы? Аларга биргән хәер савап буламы?

– Әгәр кеше аның чынлыкта мохтаҗ булмый торып хәер сорашуын белмичә хәер бирсә, ниятенә күрә аңа әҗер-савабы булачак. Бу кеше изгелек эшләргә ниятләгән бит. Әмма шунысы да бар. Сәдаканы биргәч, син аның кайсы юлга китүе өчен җаваплы да буласың. Әйтик, ул тыелган оешмалар эшчәнлеге өчен дә тотылырга мөмкин бит. Шуңа күрә сәдаканы бирер алдыннан аны кемгә бирүеңне алдан тикшерсәң, хәерлерәк. Кеше акчага мохтаҗ булмыйча, кәсеп рәвешендә хәер сорашып йөрсә, ул үз-үзен фәкыйрьлеккә сала. Динебездә мәчет каршында, мәчет эчендә сәдака соранып йөрү тыелган. Бер хәдистә: «Сәдака сорауны кәсеп иткән кеше сиңа сәлам бирсә, аңа җавап та бирмә», – диелә. Ник дигәндә, ул сиңа сәламне синең белән исәнләшү өчен түгел, үзенә игътибарны җәлеп итеп, үзен мөселман итеп күрсәтеп, синнән акча алу өчен эшли.

– Соңгы арада авыр хәлдә калган кешегә эшкә урнаштырам, торак табарга ярдәм итәм дип алдап, аны коллыкта тоту, бушка эшләтү очраклары да еш күзәтелә башлады…

– Бу очракта кеше башка кеше гомерен үзләштерә булып чыга. Аны бит кире кайтарып булмый. Ислам дине буенча тыелган күренеш бу. Ул зур гөнаһ санала. Кеше гомеренә беркем дә тияргә тиеш түгел.

– Без алда телгә алган күренешләр пәйгамбәрләр заманында да булганмы? Әллә ул – заман үзгәргән саен үсә барган бозыклык, әхлаксызлык «җимеш»еме?

– Бу күренешләр элек тә булган. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Алдакчы булу – мөселманга хас сыйфат түгел», – дигән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вә сәлләм базарда сату итүче бер сәүдәгәр янына килгән. Нидәндер шикләнеп, кулын бодай тулы капчыкка тыгып караган да аның өсте генә коры, асты юеш икәнлегенә инанган. Ягъни капчыкның авырлыгын арттырып күрсәтү өчен, сәүдәгәр махсус чи бодай саткан. Шуннан пәйгамбәребез үзенең сәхабәләренә: «Кем алдалый, шул бездән булмас», – дип әйтеп калдырган.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү