Татарстанда 3 кешегә ялган белешмә юнәтүдә ярдәм итүчене төрмә көтә

Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре ноябрь аенда өч кешенең, коронавирустан вакцинация узу турында 3 кешегә ялган белешмә юнәтү өчен,  37,5 мең сум күләмдә ришвәт тапшыруда арадашчыга әйләнүен билгеләгән.

Алар акчаның бер өлешен үзләрендә калдырган, калганын тагын берәү аша шәһәр хастаханәсендә эшләүче шәфкать туташына биргән. Медицина хезмәткәре, прививка ясаткан дигән мәгълүматларны дәүләт хезмәтләре исемлегенә кертә белмәгәнлектән, хезмәттәшенә мөрәҗәгать иткән. Монысы 10 мең сум бәрабәренә исемлеккә ялган мәгълүматлар керткән һәм теге өч кеше вакцинация турында ялган сертификат алган.

Хәзер «Ришвәт бирүдә арадашчы» статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган. Аның буенча иң зур җәза чарасы – 5 елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү. Эшне тикшерү дәвам итә.


Фикер өстәү