Татарстанда вакцинация турында ялган белешмә сатучылар тотылган: аларны 4 ел төрмә көтә

Кырын эш белән ике медицина хезмәткәре һәм бер арадашчы шөгыльләнгән.

Берьюлы өч кеше вакцинация узу турында медицина документларын законсыз рәсмиләштерүгә җәлеп ителгән. Бу хәлне Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре ачыклаган.

Кырын эш болайрак оештырылган. Казанда яшәүче бер хатын-кыз, арадашчы буларак, шәһәрнең бер медицина оешмасында эшләүче ике хезмәткәргә клиентларның мәгълүматларын тапшырган. Шуннан коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узу турында ялган мәгълүматлар Дәүләт хезмәтләре порталына урнаштырылган.

Ялган белешмәләр, әлбәттә, бушлай гына бирелмәгән. Аның бәясе бер кеше өчен 8 мең сумга кадәр җиткән, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Медицина хезмәткәрләренә һәм арадашчыга карата ялган документлар зерләү буенча җинаять эше кузгатылган. Аларга дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.


Фикер өстәү