Республикада салкынча, коры һәм аяз һава торышы сакланачак

Иртәгә, 13 декабрьдә, Татарстанда салкынча, коры һәм аяз һава торышы сакланачак. Шул ук вакытта, температура фоны бераз күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан, талгын. Юлларда янә бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә синоптиклар.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә температураның терекөмеш баганасы -10..-15, түбән урыннарда -20 градуска кадәр (Казанда -17 градуска) төшәчәк. Көндез һава температурасы -6..-11 градус (Казанда -6..-8 градус) тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү