6 яшьлек Эмиль Леонид Агутинның клибында катнашачак

Әлмәттә яшәүче гаилә рус эстрадасы җырчысы оештырган каверлар бәйгесендә катнашты. Анда 6 яшьлек Эмиль «Каверни Агутина» бәйгесе призеры булган иде. Шулай ук 6 яшьлек Эмиль Агутинның «Большое небо» клибын төшергәндә дә катнашачак. 

Леонид Агутин 1000 кавер арасыннан берничәсен сайлап алган. Аларны җырчы үзе бүләкләгән, яшь вокалистка Warnermusic лейблы да бүләк тапшырган.

Бәйгедә Эмиль «Как не думать о тебе» җырын башкарган. Аңа «Нефтьче» мәдәният сараенда тавыш операторы булып эшләүче композитор әтисе Артур Җамалетдинов һәм әнисе Алия ярдәм иткән.

 


Фикер өстәү