Чыгарылыш сыйныф укучыларының портфолиосы БДИ нәтиҗәләрен алыштырырга мөмкин

Югары уку йортларына кергәндә, чыгарылыш сыйныф укучыларының портфолиосы БДИ нәтиҗәләрен алыштырырга мөмкин.

Бу хакта Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев «Российская газета» хәбәрчесенә белдергән. Музаев әйтүенчә, балалар инде 6 нчы класстан башлап үзләренең уңышлары турында мәгълүматлар җыячак һәм волонтерлык, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнгән өчен баллар туплаячак. Бу аларга вузга керү хокукы бирәчәк. Җитәкче билгеләп үткәнчә, әлегә 9–11 нче сыйныф укучылары гына портфолио булдыру белән кызыксына. Музаев сүзләренә караганда, министрлыкта бу өметле тәкъдим буларак бәяләнә.

Исегезгә төшерәбез: ноябрь аенда Россия тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин, БДИне бетереп, Советлар Союзы чорындагы мәгариф системасын торгызырга тәкъдим итте. Рособрнадзорда әйтүләренчә, бу җәһәттән конкрет тәкъдимнәр көтелә.


Фикер өстәү