Әнисе кыйнаган кызны үзләренә алу өчен әтисе белән әбисе арасында «көрәш» башланган

Казанда ике атна элек социаль челтәрләргә эләккән видеодагы яшь ярымлык кызның әтисе баланы аның әбисенә, ягъни үзенең әнисенә вакытлыча опека бирү турында килешүгә кул куйган. Бу хакта  18нче шәһәр клиник хастаханәсенең балалар стационары мөдире Татьяна Мороз хәбәр итте.

Хәзер кызның әтисе Александр Епанешников, әнисе кебек үк, тикшерү астында. Аңа баланың тормышына яки сәламәтлегенә куркыныч янаган хәлдә калдырган өчен җинаять эше ачылган. Эшне тикшерү тәмамланмаган килеш ир-ат баланы үзенә ала алмаячак.

«Ул кичә шалтыратты, көне буе опекада әтисе, Виканың бабасы белән бергә булдым, диде. Ул кызын хастаханәдән алырга мөмкин булсын өчен вакытлыча опеканы рәсмиләштерергә ризалык бирде. Тик ул кызыннан баш тартырга җыенмый, аның өчен көрәшәчәк. Хәзер ата белән әби арасында кыз өчен көрәш бара», –  дип сөйләде Татьяна Мороз.

Әлегә кызның әтисе дә, әнисе дә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителмәгән.


Фикер өстәү