Ульяновск өлкәсендә поезд ике кешене бәрдергән. Шуларның берсе һәлак булган, ә икенчесе хастаханәгә озатылган. Фаҗига Кузоват станциясе янында була.
Якынча мәгълүматларга караганда, поезд машинисты бер төркем кешеләрне бәрдертмәс өчен ашыгыч тормоз ясаган, ләкин фаҗиганы булдырмый кала алмаган.