Хәйрия эшчәнлегенә хокукы булмаган кешеләргә штраф салачаклар

Хәйрия эшчәнлегенә хокукы булмаган кешеләр урнаштырган тартмалар ярдәмендә акча җыйган өчен штраф салачаклар. Дәүләт Думасында шул хактагы закон проектын соңгы укылышта кабул иткән.

Хәзер Административ хокук бозулар турында Россия кодексына кирәкле төзәтмәләр кертелә. Хәйрия тартмасы ярдәмендә акча җыю яки тартма урнаштыру «күп булмаган күләмдә акча урлау» (2,5 мең сумнан артып китмәгән күләмдә) дип саналачак. Гади кешеләр өчен штраф күләме, тартманы конфискацияләп, җыелган акчадан биш тапкыр артыграк күләмдә (әмма 3 мең сумнан ким түгел) тәшкил итәчәк. Шулай ук аларны 10–15 тәүлеккә кулга алу, 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү билгеләнергә мөмкин. Юридик затларга, тартманы конфискацияләп, 20 меңнән 50 мең сумга кадәр штрафлар кертелә.


Фикер өстәү