Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә Чаллыдагы җиденче комплекс ишегалдында бер ир-атның атыш оештыруы турында хәбәр таралды.
Шаһитлар сүзләренә караганда, ир-ат куртка һәм шлепанецлардан өеннән урамга чыккан. Үзе белән спиртлы эчемлек һәм корал алып чыккан һәм берничә тапкыр ишегалды ягына таба аткан. Шуннан соң кире өенә кереп киткән.
«Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, полициягә гариза килмәгән.
«Хәзер тикшерү эшләре алып барыла. Ир-атның шәхесен һәм гадәттән тыш хәлгә ачыклык кертелә», — дип аңлаттылар министрлыкның матбугат хезмәтендә.