Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 175нче гимназиясендәге коточкыч фаҗиганең сәбәбен әйткән

Казанның 175нче гимназиясендәге коточкыч фаҗига республика Яшьләр министрлыгының, иҗтимагый оешмалар һәм “Бердәм Россия”нең яшьләр белән тиешенчә эшләмәве аркасында килеп чыкты. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыклар дуслыгы йортында узган “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте югары советы утырышында шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, Дәүләт Советында корал сату, наркотиклар әйләнешенә һәм интернетта тыелган мәгълүматлар таратуга каршы көрәшү өлкәсендә дүрт эш төркеме оештырылган. Шулай ук Россия Премьер-министры Михаил Мишустин һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин исеменә мөрәҗәгатьләр юлланган. Документта үсмерләргә корал сатуны кискен төстә тыярга кирәклеге турында әйтелә.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Илназ Галәвиев Казанның 175нче гимназиясендә кешеләр үтерүдә гаебен танып, кылган гамәленә үкенүен белдергән.


Фикер өстәү