Казан үзәгендә әдәби ресторан ачылды

«Китап club» дип аталучы әлеге яңа ресторанның кунакларына рухи азык та тәкъдим итәләр.

Казанның нәкъ үзәгендә урнашкан «Ногай» кунакханә комплексында әдәби ресторан ачылды. Биредә кунакларны сыйлап кына калмаячаклар. Ресторан буйлап тезелеп киткән киштәләрдә бүгенгә татар телендәге 500дән артык китап һәм журналлар тәкъдим ителгән. Киләчәктә бу санны арттырырга исәплиләр.
— Бер ел элек без Декабристлар урамында, «Татмедиа» бинасында әдәби кафе ачтык. Шуннан бирле шактый тәҗрибә тупладык. Һәм менә бүген, Казанның нәкъ үзәгендә сезне әдәби ресторанда сәламлибез, — диде ресторанның ачылу тантанасында Татарстан китап нәшрияте җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин.


Фикер өстәү