Үле балыкны 16 сентябрьдә пляжда йөргән ир-ат күреп ала. Аның тере булмавына инангач, ул Яңа Англиянең яр буе кыргый табигатен саклау буенча "Альянс" белгечләрен чакырткан.
Экспертлар үлем сәбәбен ачыклау өчен ай-балыкның тукымалары үрнәкләрен алганнар. Оешма вәкиле хәбәр итүенчә, балыкны коткару мөмкин булмаган.
Белгечләр әйтүенчә, ай-балыклар бик тирәндә яши һәм су өстенә сирәк күтәрелә. Күрәсең, табылдык балык су чигенү корбаны булган: балык озак вакытка сай суларга эләгеп, кире тирәнгә төшәргә өлгермәгән.
Ай-балык дөньяда иң авыр сөякле балык санала. Аның авырлыгы 2 мең ккилограммнан артып китәргә, ә озынлыгы 3-4 м га җитәргә мөмкин. Әлеге төр балык бик нәзберекләрдән санала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез