Әти-әниләрнең күбесе башлангыч укучыларына телефонны ике сәгатькә генә бирүен ачыклаганнар

«Яндекс.Дәреслек” компаниясе уздырган сораштыруда башлангыч сыйныф укучылары арасында үткәрелгән “Мин беләм” онлайн–олимпиадада катнашкан 2500гә якын баланың әти-әнисе катнашкан. Аларның 66,2 проценты балаларын компьютер каршында көнгә ике сәгатьтән дә артык утыртмавын белдергән. 6,4 процент укучының телефоны бөтенләй юк. Шул ук вакытта әти–әниләрнең 27,4 проценты балаларына бернинди чикләүләр дә куймый.

Укучыларның өчтән бере гаджетларны бары уку өчен генә куллана. Шуның кадәре үк аннан кызыклы видеолар карый. Күпчелеге төрле уеннар уйный икән.

«Яндекс.Дәреслек” компаниясенең уку эшләре буенча мөдире Елена Краевская телефоннан дөрес файдалану башлангыч мәктәптә укуга этәргеч булырга мөмкин дип саный. “Иң мөһиме интерактив, онлайн-лекцияләр, файдалы видеоларга өйрәтүче платформалар булырга тиеш”, –ди ул.


Фикер өстәү